23 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Кырыкалдарлар тозагыннан саклану буенча киңәшләр бирделәр
Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе мошенниклардан саклану өчен файдалы киңәшләр бирә:
-
Яңалыклар
Арча районының бер авылында дүрт егет рәттән армиядән кайткан
Арча районының Урта Сәрдә авылында бер-бер артлы дүрт егет армия сафларыннан кайткан.
-
Яңалыклар
«Ура, авылга!» проекты кысаларында 3000 бала ял итәр дип көтелә
Балаларга быел өченче сезонын бушлай ял бүләк итүче әлеге республика күләмендәге проект 15 муниципаль районда, 45 авылда эшли башлаган инде.
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе: Рульдә телефон кулланган өчен җәза кырысландырылмаячак
Рульдә барганда телефон кулланган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми.
-
Яңалыклар
Кырыкалдарлар кешенең өенә үк керү юлларын куллана башлаган
Җәен еш кына өйдә әти-әнисез калган балаларга аеруча игътибарлы буласын да искә төшерделәр Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсендә.
-
Яңалыклар
Мошенникларның алдау өчен иң еш куллана торган юллары билгеле
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов хәбәр иткәнчә, мошенниклар бу елда Татарстан халкының 1 миллиард 800 миллион сумнан артык акчасын үзләштергән.
-
Яңалыклар
Табиб черкиләрнең кемнәрне күбрәк тешләве турында әйтте
Черки беренче кан төркеменә ия булучыларны ешрак тешли. Бу тир белән тән тиресе аша бүленеп чыгучы матдәләргә бәйле.
-
Яңалыклар
АСЕАН саммиты вакытында Казанда 271 электр самокатын штрафстоянкага озатканнар
Казанда АСЕАН саммиты вакытында үткәрелгән рейдлар вакытында ЮХИДИ һәм шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре 271 электр самокатын махсус стоянкага озаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанның 44 мәктәбендә ясалма фәһем буеча түгәрәкләр ачылачак
Яңа уку елында Казанның 44 мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем буенча түгәрәкләр пәйда булачак.
-
Яңалыклар
Татарстан аэропортларында кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә карта кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч чираттагы ялга киткән хезмәттәше өчен дә эшләүчеләргә өстәмә түләү турында сөйләде
Эш бирүче чираттагы ялга киткән хезмәткәрнең бурычларын үтәүчегә ялдагы кешенең окладының 30 процент чамасы күләмендә өстәмә түләүгә бурычлы. Бу хакта “Абзац” хәбәрчесенә HR-эксперт Оксана Волкина сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләрендә «Дүртле бию» һәм «Сигезле бию» тәкъдим ителә
Казанда ике атналык тәнәфестән соң 25 июнь кичендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге бию дәресләре дәвам итә. Чираттагы очрашу Кабан күле буенда уздырыла. Бу юлы татар фольклоры, бию сәнгате белән кызыксынучыларга татар халкының «Дүртле бию»е һәм «Сигезле бию»е тәкъдим ителә.
-
Яңалыклар
Татарстанда ракета һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда ракета һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда робот-курьер көчле яңгыр вакытында юл уртасында суга батып калган
Казанда әйбер китереп бирүче робот көчле яңгырда юл уртасында суга батып калган.
-
Яңалыклар
Тикшерү комитеты балалар утырган автобуска һөҗүм иткән Украина хәрбиләрен исемләп атаган
Россия Тикшерү комитеты Брянск өлкәсендә пассажир автобусына һөҗүм иткән Украина хәрбиләренең фамилияләрен атап үткән.